Мәдәният

100 лет нашему дому

Нәрсә ул мәдәният?

Үз-үзеңне тоту культурасы, физик культура, татар халкының мәдәнияте – бу сүзләр безгә бик еш очрый. Нәрсә соң ул мәдәният, культура? Сүзнең мәгънәсе күп. Бу тәрбия дә, белем дә, кешенең үсеше дә. Мәдәният – кеше тарафыннан тудырылган барлык яхшы әйберләр дияргә була. 
Мәдәният бик күп элементлардан тора. Аларны 4 төркемгә бүлергә мөмкин:
Символлар – ул сүзләр, предметлар, ишарәләр, киенү гадәте. Болар барысы да халык традицияләренә туры килә. Мәсәлән, читекләр һәм түбәтәйләр.
Геройлар – чынбарлыктан алынган яисә уйлап чыгарылган персонажлар, алар башкаларга үрнәк булып тора. Мәсәлән, Идел буе Камыр батыры.
Ритуаллар – көндәлек тормышта (мәсәлән, очрашканда кул бирешү) яисә бәйрәмнәрдә (мәсәлән, Сабан туенда капчык киеп йөгерү) башкарыла торган билгеле бер гамәлләр. 
Рухи кыйммәтләр – һәр халыкның яхшылык һәм яманлык, гаделлек һәм гаделсезлек турындагы күзаллаулары.

Отрывок из документального фильма «Советский Татарстан» (1945 год)

Скульптор Садри Ахун во время работы над бюстом заслуженного деятеля искусств композитора Сайдашева Салиха.

Композитор, заслуженный деятель искусств РСФСР Жиганов Назиб во время работы над симфонической поэмой «Кырлай».

Композиторы Муззафаров, Файзи, поэт Ерикей Ахмет, драматург Гиззат Тази, писатель Наджми Кави во время прослушивания симфонической поэмы «Кырлай».

 424_7.jpg

Оркестр народных инструментов Республики Татарстан во время выступления. В центре заслуженный деятель искусств Татарстана, руководитель ансамбля Нигметзянов Харис. (1994 год, Казань, автор Шакирзянов, личный архив фотожурналиста Шакирзянова М.Ф.)

Татарстанның мәдәнияте

Безнең республикада төрле милләт вәкилләре яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Мәсәлән, русларның «Каравон» бәйрәме, татарларның «Сабантуе», мордваларның «Балтай», чувашларның «Уяв», мариларның «Семык», удмуртларның «Гырон быдтон» бәйрәмнәре дә булырга мөмкин. Татарстанның мәдәни тормышы төрле. Республикада күп музейлар, театрлар, китапханәләр. клублар, кинотеатрлар эшли. Татарстан территориясендә  дөньякүләм әһәмияткә ия берничә мәдәният һәйкәле бар.  Алар ЮНЕСКО сагына алынган. 

Отрывок из документального фильма «Советский Татарстан» (1945 год). Народный артист ТАССР Туишев Файзулла во время игры на гармошках.

Татарстан театрлары

Театр –  гаҗәеп урын, тылсымга ия урын. Әкият геройлары җанлана торган урын. Татарстанда һәркем үз күңеленә хуш килерлек театрны таба ала: бездә курчак, музыкаль, драма, опера һәм балет театрлары бар. Мәсәлән, республикабызның Әтнә районында Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры урнашкан. Ә Казанда опера һәм балет театрына барырга була. Анда ел саен 2 халыкара фестиваль үткәрелә.  Фёдор Шаляпин исемендәге опера фестивале һәм Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале. 

Отрывок из документального фильма «Советский Татарстан» (1945 год). Сцена из балета Яруллина Фаниса «Шурале».

 

833_10.jpg

Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан, лауреаты Государственной премии имени Г. Тукая и ордена Дружбы Народов  во время выступления на гастролях. (Год неизвестен, место неизвестно, автор неизвестен, редакция журнала «Сэхнэ»)

Казан циркы

Казанда беренче стационар цирк 1890 елда төзелә. Аңа бертуган Никитиннар нигез сала. Габдулла Тукай үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында әлеге циркка берничә шигъри юлын багышлый. 


«Алдымызда ат кәмитен күрәлем
Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,
Һич моның тик бери тәкый юк торыр.

Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,   
Рус Микитиннең Казанда циркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван  –
Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.

Шәп батыр: Зәркум кеби, Салсал кеби;
Хәйләгә оста, Сәет-Баттал кеби».
 Цирк бинасы агачтан эшләнгән була һәм кырык елга якын хезмәт итә. Аннан соң яңа агач бина корыла. Утыз елдан соң аны янгын юк итә. 1967 елда бер колоннасы да булмаган уникаль цирк бинасы барлыкка килә, ул оча торган тәлинкәне хәтерләтә. Аның диаметры – 65 метр, биеклеге 23 метр була. Күп еллар үтә. 2018 елда бинаны яңарталар. Цирк һәрвакыт кунакларны шатланып каршы ала.
 

Отрывок из документального фильма «Советский Татарстан» (1945 год).  Сцена из оперы композитора Жиганова На­зиба «Алтынчеч»

Предыдущий
Следующий